«Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең мөһим юнәлешләренең берсе булып социомәдәни тернәкләндерү тора.
Учреждение хезмәткәрләре инвалид балаларны социумга кертә, алар өчен мәдәни чаралар оештыра.
Шулай итеп, үзәктә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Балалар уеннар уйнады, аркан тартышты, такмаклар әйтте.