Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Рамзилә Хафизова №13 социаль участогында төркемле дәрес үткәрде.
Белгеч сүзләренчә, әкият аша бала куркынычлыкны күрә белергә өйрәнә. Дәрес Шарль Перроның «Спящая красавица» әкиятен уку белән башланды.
Әкиятне укыганнан соң, балалар фикер алышты.