23 февраль көнне бөтен ил батырлык һәм намус бәйрәмен билгеләп үтә, әмма Әлмәт кешесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Алексей Зайцев Данилович өчен 23 февраль Ватанны саклаучылар Көне генә түгел, ул бу көнне туган көнен билгеләп үтә.
Бөек Ватан сугышында катнашканны Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының полиция полковнигы Дамир Гарипов, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары хезмәтләре котладылар.