Клара Таҗетдинова Лениногорскига эшлекле сәфәр кылды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

22 февраль көнне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Лениногорск муниципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрде.

Шулай ук министр урынбасары министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Чарада Лениногорск районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк та катнашты.

Клара Таҗетдинова хезмәткәрләрне республика казанышлары белән таныштырды, халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International