ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Екатерина Колупаева үз хезмәттәшләре белән түгәрәк өстәл үткәрде.

 

 

2006 нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

 

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова кечкенәләр төркеме белән коммуникатив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.

 


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 27 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 067 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 36 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1198 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 3 кешегә азрак. Шулай ук, Алабуга, Кама Аланы, Чистай, Менделеевскта эшсезләр азайган.

 

Чәчәкләр һәм бүләкләр кабул итеп алган Евдокия Солдатова гаиләсе Президентны сөтле чәй белән сыйлаган.

Кичә Бөгелмә шәһәре Төзелеш-техник көллияте базасында «Карьерный навигатор» һөнәри юнәлеш бирүче марафон башланды. Чара өченче мартка кадәр дәвам итәчәк.

 

 

27 һәм 28 февральдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече авыл мәктәпләрендә булып кайтты. Хезмәткәр Сокольский һәм Акбаш мәктәпләрендә 8-9 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтте.

 

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

 

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International