27 һәм 28 февральдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече авыл мәктәпләрендә булып кайтты. Хезмәткәр Сокольский һәм Акбаш мәктәпләрендә 8-9 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтте.
Һәр укучы һөнәри юнәлештәге квалификацияле консультация һәм тәкъдимнәр алды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре алга таба да һөнәри юнәлеш бирү эшләрен алып барырга планлаштыра.