Зәй районында мөмкинлекләре чикле гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада 2018 елда әлеге категориядәге гражданнарны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнгән эш бирүчеләр катнашты.

Дәгъва кылучыларга элемтә операторы, бухгалтер, педагог-психолог, уборщик, авыл клубы сәнгать җитәкчесе, техник-лаборант, оператор белгечлекләре буенча 14 вакансия тәкъдим ителде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 22 кеше килде. Чара йомгаклары буенча эшкә урнаштыру өчен 6 юнәлеш бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International