Соңгы атнада гына да оешмалар 6741 эш урыны ачык дип белдергән

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 6 нчы март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 256 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 189 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 954кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 6741 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,36 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 805 кеше эшсез дип танылган, шуларның 760 – моңа кадәр хезмәт куйган. 36 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International