«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә психолог Татьяна Девонина «Игелек безнең йөрәкләрдә» дигән тренинг үткәрде. Анда социаль ярдәм алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар катнашты.
Әлеге дәрес әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, мәрхәмәтлек төшенчәсе белән танышуга юнәлтелгән иде.
Катнашучылар зур кызыксыну белән игелек турында гыйбрәтле хикәя, мәкальләр һәм әйтемнәр тыңлады, уенда актив катнашты.