Җомга көнне, 23 мартта, Казан шәһәре Идел Буе районы социаль яклау учреждениесенә Ульяновск өлкәсеннән делегация килде.
“Язгы мәрхәмәт атналыгы–игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Казан шәһәренең махсуслаштырылган балалар йортында булып кайттылар. Бирегә алар хәйрия акциясе белән килделәр. Интернатта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр күп яши. Араларында бик сәләтле кешеләр шактый. Светлана Ермалаева кул эше белән шөгыльләнә, баш киемнәре, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Күңел җылысын, фантазиясен, эшкә җигеп, бәйләү - аңа җиңеллек китерә, җанын иркәли. Үзе дә тормышнын ачы җиллерендә сыналган, җәберләнгән, ятимлек ачысын татып үскән кыз, хезмәткәрләр тәкъдим иткән бу акциягә бик теләп ризалашты. Сабыйларны сөендерим дип, һәйран гына оекбашлар, баш киемнәре бәйләде.
Шушы көннәрдә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре хезмәт ветераны Алевтина Писареваны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Чистай мәшгульлек үзәге 13 эшсез граждан өчен «Пешекче» һөнәре буенча һөнәри укыту оештырган.
Бүген Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Хәсән Туфан музеенда булдылар.
«PROFF-навигатор» дигән проект кысаларында белгеч Зәй эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздыра.
Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр теплицада помидор, борыч, редис һәм кыярлар үстерәләр.
Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар тапшыру дәвам итә. Агымдагы елның 25 март көненә булган мәгълүматлар буенча, ай саен акчалата ярдәм 153 әнигә беренче баласы туган өчен пособие билгеләнгән.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Узган атнада Татарстанда «Бергә булдырабыз” проекты старт алды. Беренче киңәйтелгән утырыш Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.