“Язгы мәрхәмәт атналыгы–игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Казан шәһәренең махсуслаштырылган балалар йортында булып кайттылар. Бирегә алар хәйрия акциясе белән килделәр. Интернатта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр күп яши. Араларында бик сәләтле кешеләр шактый. Светлана Ермалаева кул эше белән шөгыльләнә, баш киемнәре, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Күңел җылысын, фантазиясен, эшкә җигеп, бәйләү - аңа җиңеллек китерә, җанын иркәли. Үзе дә тормышнын ачы җиллерендә сыналган, җәберләнгән, ятимлек ачысын татып үскән кыз, хезмәткәрләр тәкъдим иткән бу акциягә бик теләп ризалашты. Сабыйларны сөендерим дип, һәйран гына оекбашлар, баш киемнәре бәйләде.
Балалар йортында эшләүче тәрбиячеләр аларны бик җылы каршы алды. Алып килгән бүләкләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Светлана бәйләгән оекбашлар үз хуҗаларын табыр дип өметләнәбез.
Язмыш мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәламәтлекләрен чикләсә дә, алар безне көчле рухлы булулары белән сокландыралар. Үзләре дә дәүләт карамагында яшәүләренә карамастан, сәламәт кешеләрдән калышмыйча, тырышып актив яшәргә омтылулары үзе үк соклангыч гамәл. Алардагы ихтыяр көче, тормышка мәхәббәт, яшим дип яшәүләре, һәр мизгелнең кадерен белүләре, безгә дә өстәмә көч, дәрт, илһам бирсен иде.