Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар тапшыру дәвам итә. Агымдагы елның 25 март көненә булган мәгълүматлар буенча, ай саен акчалата ярдәм 153 әнигә беренче баласы туган өчен пособие билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итте.
Түләүләр 1 ел дәвамында башкарылачак. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча кабат социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
– бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;
– гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр;
– банкта ачылган счетлар реквизиты.