Узган атнада Татарстанда «Бергә булдырабыз” проекты старт алды. Беренче киңәйтелгән утырыш Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.
Инвалид балалар өчен тернәкләндерү матди-техник базасын модернизацияләү буенча проект Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт советы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил ярдәме белән тормышка ашырыла.
Проектның максаты мөмкинлекләре чикле балаларга социаль мохиткә адаптацияләү тора.