ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү эше кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Барыбыз да төрле, әмма бертигез» дигән төркемле дәрес үткәрде.  Чараның максаты – балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру, үзара аңлашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, кешеләрне нинди бар, шундый итеп кабул итәргә кирәк икәненә өйрәтү.

Яр Чаллыда шәһәрнең җәмәгать тәрбиячеләре өчен «Остазлар: бергә түгел, тик янәшә!» темасы буенча семинар оештырылды.

Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында «Мастер-Профи» ҖЧҖ белгечләре тренинг дәресләр үткәрделәр.

«Апрель» узәгенә йөрүче күп кенә әти-әниләргә “мышечная дистония”, “гипертонус конечностей”, “гипотонус конечностей” дигән сүзләр таныш. Гадәттә, бу сүзләрне алар балага 1 яшь тулганчы, балалар неврапотологыннан ишетәләр, шуңа күрә педагоглар үз дәресләрендә төгәл, нечкә хәрәкәтләрне үстерүгә игътибар итәләр.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен шәһәркүләм үткәрелә торган шимбә өмәсе үткәрелде. Оешма коллективы өмәдә бик теләп катнашты.

Узган атнада Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гадәттән тыш хәлләр туган очракта эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр үткәрелде.

“Профориентация калейдоскобы” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр ТЭЦ-2 экскурсиядә булдылар.

20 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы узды.

Алабуга шәһәренең “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләренең карамагында булган өлкәннәр белән янгын куркынычысызлыгы чаралары буенча инструктаж уздырдылар.

Җиңү Көне алдыннан Бөгелмә «Маяк» социаль адаптацияләү үзәгендә социаль хезмәткәр Елена Ризатдинова георгиев тасмасыннан бизәк ясау буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International