"Веста" үзәге белгече балаларны толерантлыкка өйрәтә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү эше кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Барыбыз да төрле, әмма бертигез» дигән төркемле дәрес үткәрде.  Чараның максаты – балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру, үзара аңлашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, кешеләрне нинди бар, шундый итеп кабул итәргә кирәк икәненә өйрәтү.

Дәрес барышында беренче күнегү итеп балаларга кешеләр арасындагы гомуми аерымлыкларны табарга тәкъдим ителде. Белгеч кешеләрне шәхес буларак берләштерүче сыйфатлар булып игелеклелек, кызгана белү, бер-береңә ярдәм итү хисләре торырга тиеш икәненә аеруча басым ясады.

«Хәерле көн, шалом, салют!» уены вакытында балалар төрле телдә язылган сәламләү сүзләре язылган кәгазьне алып, катнашучылар белән шул телдә күрешергә тиеш булдылар. «Кем бу?» уенында дәрестә катнашучылар үзләренә хас булган бер сыйфатны кәгазь битенә язып, азакта бөтен группа белән бу сыйфатларны укып, үзенә шул бәяләмәне биргән кешене табарга тиеш булдылар.

Йомгаклау өлешендә белгеч балалардан дәрестә нәрсә белүләре һәм нинди яңа әйберләргә өйрәнүләре белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International