«Апрель» узәгенә йөрүче күп кенә әти-әниләргә “мышечная дистония”, “гипертонус конечностей”, “гипотонус конечностей” дигән сүзләр таныш. Гадәттә, бу сүзләрне алар балага 1 яшь тулганчы, балалар неврапотологыннан ишетәләр, шуңа күрә педагоглар үз дәресләрендә төгәл, нечкә хәрәкәтләрне үстерүгә игътибар итәләр.
Үзәк белгече Нурсия Ахметова мануаль праксисны үстерү өстендә актив эшли, үз куллары белән төрле яшьтәге балалар өчен методик кулланмалар ясый. Бу кулланмалар белән шөгылләнү бик файдалы һәм кызык. Алар беренче чиратта баланы уйларга өйрәтәләр, планлаштыру сәләтен үстерәләр.
Бала бер “тартмадагы” биремнәрне эшләп бетергәч, икенче биремнәрне эшләргә кирәк, ә аннары ул ял итә ала икәнен аңлый. Шул ук вакытта, балага олыларның ярдәме бик аз дәрәҗәдә була, аның мөстәкыйль рәвештә үзенең гамәлләрен җайга салу сәләте арта.