Алабуга шәһәренең “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләренең карамагында булган өлкәннәр белән янгын куркынычысызлыгы чаралары буенча инструктаж уздырдылар.
Профилактик әңгәмә вакытында өлкәннәргә газ плитәсе, электр җайланмаларын ничек кулланырга, шулай ук янгынны булдырмый калу, булган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында искәрттеләр. Әлеге сорау бик актуаль, чөнки бик күп янгыннар өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга.
Сөйләшү ахырында һәрбер кешегә янгын куркынычсызлыгы буенча ашыгыч ярдәм телефон номерлары күрсәтелгән белешмәләр таратылды.