ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кеше организмы өчен кислородтан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Саф һавада йөрү кәефне күтәрә, стресстан коткара, ди белгечләр.

Югары Ослан муниципаль районында ягып җылыту сезоны профилактик операциясе дәвам итә.   Чираттагы рейд  Шылаңгы һәм Вахитов авыл җирлегендә,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, "Өмет утрауы”   комплекслы үзәк директоры Наташа Сигаева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Платончева комиссия  составында, узды.

"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төрле, иҗади түгәрәкләр эшли. Аларның берсе " Азбука лепки"дип атала. Биредә балалар әкият өйрәнәләр һәм аны тозлы камырдан үз куллары белән тудыралар.

2018 елның 11 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Ышаныч”та балалары тернәкләндерү узучы ата-аналар өчен “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан республикасы социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне хезмәт белән тәэмин итү максатыннан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан "Минем һөнәрем" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздыра.

Яшел Үзән шәһәрендә “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм” программасына керүче “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасы һәм яшьләрне шәһәр предприятиеләре белән таныштыру уңаеннан үткәрелүче “Сәләт беләм – мөмкинлек күрәм” муниципаль проекты тормышка ашырылуы дәвам итә.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

2018 елның 19 октябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 428  яшь ана һәм өченче баласы туган 277   хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстанда 2019 елга республика министрлыкларының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International