2026 елның 30 ноябреннән 6 декабренә кадәр ил төбәкләрендә икенче бөтенроссия «Барысы өчен дә ачык» атнасы узачак. Төрле мәйданчыкларда инклюзия үсешенә, инвалидлар тормышы турында җәмгыятьтә хәбәрдарлыкны арттыруга, алар турындагы стереотипларны үзгәртүгә ярдәм итә торган мотивацион, күңел ачу һәм танып белү чаралары үткәреләчәк.
12 апрель көнне «Шишкин» ресторанында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Алабуга районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон ярдәме белән хәйрия бәйрәм төшке ашы оештырылды.
11 апрельдә Теләче районында Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлаучылар һәм җитәкчелек вәкилләре булды. Визит булачак белгечләрне учреждениенең реаль эш практикасы һәм торгызу коррекциясенең заманча алымнары белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Юлдаш» көндезге тору төркемендә «Ашыгыч хәлләрдә кая шалтыратырга?» дигән чара узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен көндезге тору бүлегендә сәламәтлек көне узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев булды.
Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге ел саен «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен компетенцияләр даирәсен киңәйтә. Быел 9 катнашучы 11 компетенциядә төбәк этабында көч сынашты.
10 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Без террорчылыкка каршы» акциясен оештырды.
9 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында социаль эш буенча белгечләр «Алар фәрештәләрне үтерделәр» дигән документаль фильм карадылар. Чара Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган.