Теләче районында ветеранны 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

11 апрельдә Теләче районында Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревны 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чара Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында узды.

Шулай ук кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар. Олы Нырсы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бәйрәм концерты әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International