Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен көндезге тору бүлегендә сәламәтлек көне узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
Үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен физик активлык – күнегүләр генә түгел, ә социаль җайлашуга һәм рухи тигезләнешкә мөһим ачкыч булуын аңлаттылар. Нәкъ менә шуңа күрә «Тормышка 10 000 адым» акциясендә катнашу үзәк карамагындагылар өчен күптән көтелгән вакыйга булды.
Фәнзилә Сметанинаның сизгер һәм профессиональ җитәкчелеге астында социаль хезмәтләр алучылар скандинав йөреше технологиясен үзләштерде.
Менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен мондый чаралар – бөтен ил белән уртаклыкны тою мөмкинлеге. Уртак активлык аралашудагы киртәләрне җиңәргә ярдәм итә, координацияне яхшырта һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итә.