Әлмәтнең Күп функцияле гаилә үзәгендә документаль фильм карау оештырылды

2026 елның 10 апреле, җомга

9 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында социаль эш буенча белгечләр «Алар фәрештәләрне үтерделәр» дигән документаль фильм карадылар. Чара Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган.

Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары – Икенче бөтендөнья сугышы чорында Германия һәм аның белән союздаш илләр территорияләрендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән концлагерьларда, геттоларда, мәҗбүри тотуның башка урыннарында булган затлар икәнлеген белделәр. Документаль фильмны карау балигъ булмаганнарны таң калдырды. Алар фашистлар әсирлегендә булган тоткыннарның рухи көче һәм чыдамлыгына хәйран калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International