Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә «Баланың сәламәтлекне саклау хокукы» дигән хокукый сәгать узды. Чараның максаты – балаларга «Уңайлы мохит» дәүләт программасы турында сөйләү, аларны сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме хокукы белән таныштыру.
«Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 2021 елга инвалидлар эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләрендә 921 объект җайлаштырылган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында хәбәр итте.
Мәдәни-ял учреждениеләре, музейлар, театрлар, училищелар һәм сәнгать мәктәпләре, тарихи мирас объектлары үтемлелеген арттыру, инвалид булган кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү буенча иң яхшы практикаларны гамәлгә кертү максатыннан 25-31 март көннәрендә «Мәдәният өлкәсендә уңайлы мохит» дигән бөтенроссия Тоталь тестын үткәрү планлаштырыла.