«Мәдәният өлкәсендә уңайлы мохит» дигән тест март аенда узачак

2022 елның 18 марты, җомга

Мәдәни-ял учреждениеләре, музейлар, театрлар, училищелар һәм сәнгать мәктәпләре, тарихи мирас объектлары үтемлелеген арттыру, инвалид булган кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү буенча иң яхшы практикаларны гамәлгә кертү максатыннан 25-31 март көннәрендә «Мәдәният өлкәсендә уңайлы мохит» дигән бөтенроссия Тоталь тестын үткәрү планлаштырыла.

Анда катнашу өчен башкарма хакимиятнең төбәк органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, мәдәният волонтерлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирү һәм фәнни оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләре, көллиятләр, мәдәният һәм сәнгать училищелары укучылары чакырыла.

Тулырак мәгълүмат total-test.ru сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International