«Уңайлы мохит» дәүләт программасы ярдәмендә 900дән артык социаль әһәмияткә ия объект җайлаштырылган

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

«Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 2021 елга инвалидлар эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләрендә 921 объект җайлаштырылган (сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү, мәдәният, спорт, мәгариф). Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында хәбәр итте.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча республикада 269,6 мең инвалид граждан яши.

Социаль инфраструктура объектларыннан файдалану уңайлылыгы өчен республикада Татарстан Республикасының интерактив картасы эшли (http://karta.tatar.ru), биредә 6821 объект турында мәгълүмат тупланган. Карта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле учреждениеләргә бару маршрутларын планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Татарстанлылар теләсә кайсы объекттан файдалану мөмкинлеге турында мөрәҗәгать калдыра һәм «Халык контроле» проекты кысаларында дәүләт органнарының эш сыйфатын бәяли ала. Шулай итеп, «Уңайлы мохит» проектын гамәлгә ашыру барышында 2 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде, алар барысы да эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International