ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү киңлеген ачу тантанасы узды. Ул үз эченә тоз бүлмәсен һәм хәрәкәт активлыгы бүлмәсен ала.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гөлназ Илдарханова һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч Алена Филаретова «Минем тәнем» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Чара «Балачак компасы» аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

21 нче гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Исәнмесез, бу мин һәм минем гаиләм!» дигән темага дәрес үткәрелде. Чарада ике аутист бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аутистик спектрда тайпылышлар булган баланы уңышлы социальләштерү һәм үстерү чарасы буларак махсус үсә торган мохит» проектын тормышка ашыру башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International