Бу дата алдыннан Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Халык традицияләрен саклау һәм патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан, менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен интерактив чара – Сабантуй үткәрелде.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотик-танып белү чарасы узды, анда бәйрәм традицияләре һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук дәүләт символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр.
Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юлдаш» көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен лагман һәм җәйге салат әзерләү буенча мастер-класс оештырды.
3 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Регина Фомина һәм Светлана Фазлыева менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Ихлас» мәчетенә танышу экскурсиясе оештырдылар.
«Гаилә» илкүләм проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Лилия Ситдыйкова социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен М-8 теплоходында мавыктыргыч сәфәр оештырды.
«Гаилә» милли проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен саф һавада дәрес оештырды. Үткәрү урыны итеп шәһәр үзәгендәге парк сайланды.
27 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, социаль хезмәт алучыларны патриотик тәрбияләү һәм социализацияләү максатларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге көндезге тору бүлеге яшьләре өчен ТР Милли музеендагы «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» күргәзмәсен карау оештырды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гамәлгә ашырыла торган «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үз эшен дәвам итә.