«Чишмә» үзәгендә тематик дәрес узды

2025 елның 14 ноябре, җомга

13 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Игелек китап дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Чарада көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар танылган рус һәм чит ил авторларының игелек, шәфкатьлелек һәм кешелеклелек турындагы китапларын карадылар. Дәрес барышында әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек белән бәйле төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар, тематик мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International