Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар узды. Белгечләр гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төрле инициативалар үткәрделәр.
7 июль көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Иван Купала бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Анда менталь тайпылышлары булган затлар өчен көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.
7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен сөйләм, дикция һәм грамоталылык үсеше буенча интеграцияләнгән «Учларда ромашка» дәресе узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова әзерләгән чара менталь үзенчәлекләре булган 15тән артык социаль хезмәт алучыны берләштерде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре социаль педагог Марта Камалова белән берлектә «Без – гаилә» уены оештырды.
Кичә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәт һәм тугрылык – ике канат» дигән әдәби-тематик кичә узды. Чара берьюлы ике форматны берләштерде: шигъри кунак бүлмәсе һәм бәйрәмнең төп символы – ромашка ясау буенча иҗади мастер-класс.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә психокоррекция элементлары белән интеграцион арт-терапевтик дәрес узды. Аның авторлары һәм алып баручылары – балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ландыш Шашкина һәм үзәк психологы Надежда Горячева, алар үз көчләрен махсус максатчан төркем белән эшләү өчен берләштерделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә дискуссион киноклуб форматында дәрес үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
1 июльдә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча практик чара узды. Чара «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Эврика» шәһәр мәдәни үзәге Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге һәм актив озын гомерлелек мәктәбе социаль хезмәтләреннән файдаланучылар өчен концерт программасы оештырды. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган һәм Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар тәлинкәләргә традицион татар орнаменты ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда, Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында оештырылды.