Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре социаль педагог Марта Камалова белән берлектә «Без – гаилә» уены оештырды.
Катнашучылар ике командага бүленеп, маршрут битләре алдылар. Һәрбер тематик станциядә гаиләләр биремнәрне үтәделәр. Уен мастер-класс белән тәмамланды. Һәр катнашучы төрле төстәге кәгазьдән сувенир ясады.
«Шәфкать» үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт буенча инструктор Нина Атаманенко җитәкчелегендә бәйрәм открыткалары ясадылар.