7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен сөйләм, дикция һәм грамоталылык үсеше буенча интеграцияләнгән «Учларда ромашка» дәресе узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова әзерләгән чара менталь үзенчәлекләре булган 15тән артык социаль хезмәт алучыны берләштерде.
Дәрес сөйләм күнекмәләрен үстерүгә һәм гаилә кыйммәтләренә мөрәҗәгать итү юлы белән катнашучылар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Программаның символы – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең традицион чәчәге ромашка булды.
Мондый форматтагы дәресләр сөйләмне үстерүгә, сүзлек запасын киңәйтүгә һәм хезмәт алучыларның социаль адаптациясенә ярдәм итә.