ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

24 сентябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында балигъ булмаганнарның сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.


19
август, 2026 ел
чәршәмбе

19 августта Зәй районының «Йолдызлык» сәламәтләндерү лагеренда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә һәм балалар коллективында куркынычсыз мохит булдыруга юнәлдерелгән профилактик чара узды.


3
август, 2026 ел
дүшәмбе

«Гаилә» милли проекты кысаларында һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау максатында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча инспектор белән берлектә шәһәр читендәге «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда профилактик әңгәмә үткәрде.


17
июль, 2026 ел
җомга

«Яшүсмер» операциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Инзилә Шакирова «Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы төрләре: җинаять, административ, гражданлык, дисциплинар» темасына социаль участокларда тест үткәрде.


16
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

16 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Светлана Сәфәрова «Вандализм. Күренешләр һәм җаваплылык» чарасы уздырды.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең яшьләре җирле прокуратура бинасында булдылар. Экскурсияне район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рим Сөнгатуллин үткәрде.


30
июнь, 2026 ел
сишәмбе

«2014–2026 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Чирша» сәламәтләндерү-ял итү лагере базасында «Үз кәефебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе үткәрелде.


26
июнь, 2026 ел
җомга

25 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Туктарова балигъ булмаган балалар өчен дәрес үткәрде.


18
июнь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Игелек компасын көйләү» программасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева яшүсмерләр өчен «Конфликтлы ситуацияләрне чишү ысуллары» дигән чара үткәргән. Катнашучылар эмоциональ интеллектны үстерделәр һәм конструктив диалогка өйрәнделәр.


15
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Гөлнара Фәйзиева «Чирша» лагеренддә балигъ булмаганнар өчен спорт чарасы үткәрде. Акция яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән еллык наркотикларга каршы айлык кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International