16 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Светлана Сәфәрова «Вандализм. Күренешләр һәм җаваплылык» чарасы уздырды.
Чара хокукый культураны һәм җәмәгать милкенә җаваплы мөнәсәбәтне формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында оештырылды. Викторинаның максаты балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны вандализм билгеләмәсе, аның социаль нәтиҗәләре һәм мондый гамәлләр кылган өчен җаваплылыкның хокукый аспектлары белән таныштыру булды.