«2014–2026 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Чирша» сәламәтләндерү-ял итү лагере базасында «Үз кәефебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе үткәрелде.
Дәрестә яшүсмерләр хис-кичерешләрнең табигате, тискәре хис-кичерешләрне уртаклашу ысуллары турында фикер алыштылар һәм үз-үзеңне көйләү ысуллары белән таныштылар.
Практик өлештә катнашучылар әдәби әсәрләр персонажларының эмоциональ халәтен билгеләделәр, кәефне көйләүнең шәхси ысулларын сайладылар. Уен күнегүләре катнашучыларга катлаулы тормыш ситуацияләренә җавап бирү күнекмәләрен үстерергә һәм стресска каршы торучанлыкны арттырырга мөмкинлек бирде.