5 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бер тамчы яхшылык белән җанны җылытабыз» дигән чара узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган һәм «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озын гомерлелек» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең интеллектуаль, танып белү һәм эмоциональ активлыгын саклауга аерым игътибар бирелә. Моның өчен биредә даими рәвештә үстерү дәресләре үткәрелә – алар өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту программасының мөһим өлешенә әверелде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән уен терапиясен гамәлгә кертәләр. Методика «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында кулланыла.
Татарстанда «Актив озын гомерлелек» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу аларның гомер озынлыгын һәм актив озын гомер чорын арттыруга ярдәм итә.
Бүген Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер ярышлары буенча II «Хикмәт» – «Буыннар бәйләнеше» республика чемпионаты ачылды. Чара «Актив озын гомерлелек» республика программасы һәм «Гаилә» милли проекты кысаларында уздырыла.
Бүген Казанда “Третий возраст” XVI республика пенсионерлар спартакиадасы финалы узды. Ул “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”на һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Ярышлар “Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында уздырыла. Аның максаты өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту гына түгел, ә ничә яшьтә булуга карамастан мөмкинлекләрнең чиге юк икәнне күрсәтә.
“Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында Чистай картлар һәм инвалидлар йортында “Чәчәкле беләзек” дип аталган мастер класс узды.
Лениногорск районында “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проекты ярдәме белән Лениногорск районында “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инде биш елдан артык “Театраль остаханә” студиясе уңышлы эшләп килә.
“Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тузганаклар көненә багышланган мастер-класс узды.
Татарстанда «Актив озын гомерлелек» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу аларның гомер озынлыгын һәм актив озын гомер чорын арттыруга ярдәм итә.