Югары Ослан районында өлкәннәрне уен терапиясе аша сәламәтләндерәләр

2026 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән уен терапиясен гамәлгә кертәләр. Методика «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында кулланыла.

Бүлек белгечләре билгеләп үткәнчә, уен терапиясе – психологик ярдәм юнәлеше, ул уен күнегүләре аша когнитив функцияләрне сакларга, хәтерне һәм игътибарны яхшыртырга, борчылуны киметергә ярдәм итә. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый шөгыльләр – акыл өчен разминка ысулы һәм социаль адаптация коралы. Уен барышында катнашучылар аралаша һәм уңай хис-кичерешләр ала, бу тормыш сыйфатын саклап калу өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International