Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Чистай районы “Джукетау” ҖЧҖ 240 хезмәткәренә 3750 мең сум хезмәт хакы бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.