Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар "Инвалидлар җәмгыяте" инваспортсменнар командасы составында барлык категория инвалидлары арасында җиңел атлетика буенча Республика чемпионатында катнашты.
Җиңел атлетика буенча ярыш программасына коляскаларда 200 һәм 500 метрлы дистанция, шулай ук ядрә ыргыту кергән иде.
Юлдашлылар, һәрвакыттагыча, үзенең һөнәри һәм спорт азартын күрсәтте. Шулай итеп, Айдар Сафин алды 1 урынны яулады (200м дистанция, 800м дистанциядә коляскаларда йөрү, ядрә ыргыту), Михаил Пукшов – 2 урынны яулады (урыннан озынлыкка сикерү).