Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында районның авыл мәктәпләре эштән чыгучы хезмәткәрләр өчен консультация оештырды.
Чарага килүчеләрне “РФ халыкын эш белән тәэмин итү" Законының төп нигезләмәләре, хезмәт килешүен өзу белән бәйле гарантияләр һәм компенсацияләр, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләделәр.
Һәр катнашучы "Россиядә Эш" мәгълүмат порталы мөмкинлекләре турында аңлату алды.