2016-2017 елларга Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар чаралар комплексын үстерү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Садоводство" кабинеты дәресләре узды.
"Үз ишегалдын бизәргә теләге һәркемгә хас. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге тема чарада катнашучыларда кызыксыну уятты. Балалар үзәк территориясен матур клумбалар белән бизәде", - дип сөйләде учреждение белгечләре.