9 август көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. Директор урынбасары Фәния Йосыпова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырып узды.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.