Яр Чаллы “Изгелек” үзәгендә тарих сәгате узды

2017 елның 8 августы, сишәмбе

2017 нче елның 8 нче августында 1 нче филиал китапханә хезмәткәрләре  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Утлы дуга геройлары” дигән  тарихи сәгать үткәрде.

Бу очрашу 1943 нче елның 5 июленнән 23 нче августына кадәр булган Курск дугасына багышланган иде. Чараны Л. Зыкина башкаруында "Курск көрәше" дигән җыр ачып җибәрде.

Китапханәче "Курскига бөек дуга..." презентациясе   аша Бөек Ватан сугышында җиңү өчен  әһәмияте төп этап булуы турында сөйләде.

Курск дугасында сугышкан  безнең якташларга Ф. Шарипов, В. Халиков, Г. Захаров, М. Новиков,. Н. Иванов һәм башкаларга аерым игътибар бирелде. Җиңүгә "Колхозник Татарии" исеме белән Т-34 танкасы зур өлеш кертүе турында фоторәсемнәр белән искә алдылар. Катнашучыларда Курск дугасындагы немецларның "Тигров" һәм әлеге танкларның видеосы  зур тәэсир калдырды. Барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә  алдылар

Чара барышында катнашучылар хәрби шигырьләр укыдылар. Чара ахырында китапханәче  "Киләчәк буын белсен!" дигән китап күргәзмәсе үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International