“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында Түбән Кама приютында виртуаль экскурсия оештырылды

2017 елның 8 августы, сишәмбе

"Ничек уйлыйсыз, "Вокруг света" журналына ничә яшь? Журналга 156 ел булды. Бу хакта һәм башка күп нәрсәләр турында балалар виртуаль экскурсия вакытында белде", - дип сөйли приют тәрбиячесе Рәисә Алпыспаева.

Тәрбияләнүчеләргә әлеге кызыклы журнал Санкт-Петербургта 1861 елда барлыкка килә, инде ярым гасыр дәвамында нәшер ителә.

Кызыклы экскурсиядән соң, балалар дөньяның төрле почмакларында булып карара өчен корреспондент булып эшләргә теләк белдерде.

"Безгә, приют тәрбиячеләргә, балаалрны кызыксынучан итеп күрү сөенеч. "Объехать весь мир" виртуаль экскурсиясе бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты", - дип нәтиҗә ясады приют тәрбиячесе Лидия Белоусова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International