Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Затейница" иҗади студиясендә шөгыльләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Спас ярминкәсендә катнашты.
Традиция буенча ярминкә Алабуга районының Шишкин буаларында, "Яшьләр" стадионы һәм үзәк урамнарда үткәрелә.
Экскурсиядә һәр катнашучы йорты өчен, туганнары һәм якыннарына бүләккә нинди дә булса бер кул эшләнмәсе алды. Менделеевск кул эше остазлары мастер-классларда катнашты.