Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Равия Хәйретдинова Татарстан Республикасы көненә багышланган "Минем кече Ватаным" дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар Татарстан Республикасы турында видеофильм карады.
Фильм караганнан соң, балалар табышмакларга җавап бирде, Бөгелмә тарихы турында фильм карады.
Чара ахырында балалар барысы бергә Татарстан гимнын башкарды.