"Ышаныч" үзәге карамагындагалар Спас ярминкәсендә катнаштылар

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Алабуга "Ышаныч" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге X юбилей Бөтенроссия Спасс ярминкәсендә катнашты.

"Травница" клубының өлкән яшьтәге гражданнары күргәзмә-сатуга үләннәр куйды, “2016 - 2017 елларга Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү практикасының үстерү буенча чаралар комплексы” программасында катнашучы балалар һәм ата-аналар саклаучы-курчаклар тәкъдим итте.

Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый чараларда катнашу социаль хезмәт алучыларга иҗади талантлар киңәйтергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International