Түбән Кама ишегалды клубында балигъ булмаганнар эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультанты белән очрашты.
Балалар һөнәр, белгеч һәм вазифа төшенчәләре белән танышты, шулай ук әңгәмә барышында һөнәр сайлаганда мөһим вакыйгаларны исәпкә алырга кирәк дигән фикергә килде.
Очрашуда катнашучылар уеннар ярдәме белән командада эшләргә өйрәнде.