Кино сәнгате нигезләренә өйрәтү

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурслар үзәге базасында кино сәнгате нигезләренә өйрәтү буенча тренинг үтте.

Чарада катнашучылар арасында Татарстанның төрле районнарының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре булды.

Тренингны алып баручы, Казан шәһәре "Акме" балалар һәм яшьләргә әхлакый тәрбия бирү үзәге директоры урынбасары Шамил Фәттахов катнашучыларга драматургия нигезләре, актерлык һәм режиссура эшчәнлеге турында сөйләде.

Барлык катнашучылар да активлык күрсәтте һәм әлеге чарадан уңай фикердә калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International