Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар комплексын үстерүне тормышка ашыру кысаларында "Космос" Яшьләр Үзәге белгечләре ведомствоара мәгълүмати чара үткәрде. Чарада максатчан төркеменең 11 гаиләсе катнашты.
Чараның төп бурычлары булып балалар һәм аларның әти-әниләрен уртак эшкә җәлеп итү, уңай эмоцияләр булдыру торды.
Очрашуның беренче өлешендә катнашучыларга конкурс программасы тәкъдим ителде. Әлеге программага мультипликацион фильм, рольле уеннар, иҗади биремнәр һәм күнегүләр керде. Ата-аналар һәм балалар һәр җиңүгә шатланды һәм биремнәрне үтәргә тырышты.
Йомгак ясалганнан соң, катнашучыларга таталы призлар тапшырылды.