Питрәч “Шатлык” приютында “Спорт калейдоскопы” дип аталган спорт чаралары узды.
Чарада катнашучылар арасында мәктәп яшендәге 8-16 яшьлек тәрбияләнүчеләр булды. Спорт ярышларында катнашу өчен балалар 2 командага бүленде, һәрбер команда үз эмблемасы һәм девизы белән таныштырды.
Чара бик кызыклы узды. Балалар спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә бәйләнгән сорауларга җавап бирде.
Финал ахырында балаларга истәлекле бүләкләр һәм туңдырма тапшырылды.